Котлау

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Кайбыч Үзәк китапханә хезмәткәрләре Китапханә өлкәсендә 40 ел хезмәт итеп  лаеклы ялга чыккан  Гирфанова Фәридә Галәүтдин кызын 80 яшьлек юбилее белән котлады!  

1958 елда Алабуга техникумының китапханәнә бүлеген тәмамлап,

Фәридә апа Кайбыч Үзәк китапханәсенә китапханәче булып әшкә керә,

һәм 1998 елга кадәр хезмәт итә.                         

Хөрмәтле Фәридә апа!  Сезне гомер бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз! Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы хәсрәткә бирешми хаман шулай көчле рухлы, изге күңелле булып калыгыз. Балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә насый булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез! 

Чал чәчәләрең бигрәк күркәм,
Күзләреңдә горур сабырлык.
Ягымлы сүз тыйнак акыл 
Барысы да үрнәк алырлык.

Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International