2018 елның 10–11 февралендә Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында «Иделкәем–2018» Республика балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары һәм курчак театрлары бәйгесенең чираттагы зона туры узды. Бәйгедә Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Кайбыч районнарыннан килгән 16 коллектив чыгыш ясады. Казаннан килгән жюри әгъзалары һәрбер коллективка үзләренен нәтиҗәләрен ясап, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең дипломнарын тапшырдылар һәм конкурс югары дәрәҗәдә узды дип бәяләделәр.