Бүген "Миляшкай" балалар бакчасында "Юл аҗаганы" исемле күңел ачу кичәсе уздырылды.Бу чараның максаты булып юл йөрү кагыйдәләрен пропангандалау, табиб килгәнчегә кадәр беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен формалаштыру һәм иптәшлек хисен тәрбияләү иде. Чара зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән узды.