Кайбыч муниципаль районы Федоровское авылында гомер кичерүче Анна Захарова 95 яшьлек юбилеен каршылады.
Әлеге уңайдан аны Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәбрикләде. Юбилярга ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы теләп Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, шулай ук истәлекле бүләк тапшырды, изге, җылы теләкләрен юллады.