Кайбыч муниципаль районы Федоровское авылында гомер кичерүче Таисия Любимцева 90 яшьлек юбилеен каршылады.
Әлеге уңайдан аны Кайбыч муниципаль район Башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев котлады һәм юбилярга нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм тынычлык теләп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Котлау хатларын, шулай ук истәлекле бүләк тапшырды, изге, җылы теләкләрен юллады.