Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында өстәмә белем бирү педагогларының һөнәри осталыгын ачыклаучы “Тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендәге иң яхшы хезмәткәр” республика конкурсы кысаларында педагог – оештыручылар арасында “Кеше тәрбияләү” дип аталган республика конкурсының муниципаль этабы узды. Әлеге конкурста “Тәрбия бирү серләре” видеоролигына һәм ачык дәресләргә бәя бирелде.
Бәйге нәтиҗәләренә килгәндә, 1 урынны Кече мәме төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Н. Фомина яулады, 2-3 урыннарга Борындык төп гомуми белем бирү һәм Хуҗа Хәсән урта мәктәпләреннән Г. Хәйруллина, А. Гобәева лаек булдылар.
Җиңүче конкурсның Буа шәһәрендә узачак зона этабында катнашачак.