Хуҗа Хәсән мәктәбе укучылары кошларга җимлек ясый

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

Хуҗа Хәсән урта мәктәбе укучылары кыш дәвамында җимлекләргә җим сибеп, кышлаучы кошларыбызга ярдәм итеп тора. Җимлекләрне дә үз куллары белән ясый алар! Шул рәвешле канатлы дусларыбызга кышның зәһәр суыкларын, җил-буранлы көннәрен җиңеп чыгарга булышалар.

Фотода: мәктәпнең технология укытучысы Александр Губеев укучыларга җимлек ясау серләрен өйрәтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International