2 февраль көнне Кайбыч муниципаль районының балалар үзәк китаханәсендә Олы Кайбыч урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары өчен очрашу кичәсе оештырылды. Әлеге чарада отставкадагы офицер Илһам Хөснетдинов та катнашты. Ул балаларга Бөек Ватан сугышы чорында бабаларыбыз күрсәткән батырлыклар, Моабит, Бухенвальдск төрмәләре хакында сөйләде. Китапханәсенең әйдәп баручы методисты Илсия Фәхретдинова укучыларны Борис Лавреневның “Разведчик Вихров” һәм Любовь Космодемьянскаяның “Зоя һәм Шура турында повесть” әсәрләре белән таныштырды.
Китапханәче Эльмира Хәялиева Л. Кассильнең “Класс тактасы янында” хикәясен укыды. Әлеге уку “Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз” дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштырылды.