Кошман авылының “Тиенкәй “ балалар бакчасы нәниләре китапханәдә кунакта булды. Китапханәче Гөлия апалары алар белән “Китап – белем чишмәсе” дигән темага әңгәмә үткәрде ,яңа китаплар белән таныштырды, ”Табышмак әйтәм – уйлап тап” уенын оештырды. Соңыннан балаларны чәй , коймак белән сыйлады, “Тылсымлы сәхифәләр” китабыннан әкиятләр укыды.