Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбендә Кайбыч муниципаль районы “Өмет” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы үсмерләр арасында алкоголь куллануны кисәтү темасына багышланган профилактик дәрес уздырды. Укучылар биредә әлеге темага кагылышлы видеороликлар карады.