Мөрәле төп гомуми беле бирү мәктәбе базасында өстәмә белем бирү педагоглары һәм педагог – оештыручыларның һөнәри осталыгын барлаучы конкурс узды. “Тәрбия һәм өстәмә белем бирү сферасында иң яхшы хезмәткәр” республика конкурсы кысаларында үткән әлеге конкурста Хуҗа Хәсән урта мәктәбе педагоглары Светлана Бартязова “Өстәмә белем бирүче иң яхшы педагог” номинациясендә – 2, ә “Иң яхшы педагог – оештыручы” номинациясендә Алена Гобәева 3 урын яуладылар.