3 февраль көнне Олы Кайбыч урта мәктәбендә “Студентлар очрашуы – 2018” кичәсе узды. Әлеге дулкынландыргыч та, истәлекләр тулы очрашу кичендә төрле елларда мәктәпне тәмамлаган кызлар, егетләр кабат хатирәләрен яңартты, мәктәп чорында булган күңелле вакыйгаларны барлады. Кичә барышында төрле бәйгеләрдә дә катнашты алар, җырлар җырлады, биеде, студент тормышына кагылышлы кызыклы хәлләр белән уртаклашты. Очрашуда Worldskills дөнья чемпионаты чемпионы, Олы Кайбыч мәктәбен тәмамлаган Вадим Поляков та катнашты.