Алдан хәбәр ителгәнчә, бүген, ягъни 5 февраль көнне Кайбыч муниципаль районында халык җыеннары башланырга тиеш иде. Һава шартларының гадәттән тыш начарлануы сәбәпле, Кошман авылында бүген узарга тиешле халык җыены иртәгәгә – 6 февральгә күчерелә. Башлану вакыты – 10.00 сәгатьтә.
Район Советты сессия утырышы яңа график буенча 9 февральдә узачак. Шул сәбәпле, Олы Подберезье авылында халык җыены 7 февральгә күчерелә.
Бу атнада Ябалак һәм Багай авыл җирлекләрендә халык җыеннары уздыру көне үзгәрешсез кала. Беренчесе 6 февраль көнне Кече Кайбыч авылында (13.30 сәгатьтә башлана), икенчесе Багай авылында шул ук көнне 10.00 сәгатьтә узачак.
Районыбыз авылларында яшәүче, хезмәт куючы һәммә кешене дә әлеге җыеннарда катнашырга чакырабыз.