Хуҗа Хәсән мәктәбеннән язалар

2018 елның 2 феврале, җомга

27-29 гыйнвар көннәрендә Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә “Ленинград блокадасы” темасына класстан тыш чаралар үткәрелде. Бу чараларның максаты - укучыларда патриотик позицияләр булдыру, илгә мәхәббәт тәрбияләү,  Бөек Ватан сугышында җиңүдә горурлануыбызны уяту.

8 нче сыйныф укучылары тема буенча шигырьләр сөйләде, урта һәм башлангыч сыйныфларда белем алучы кызлар, егетләр блокаданы өзүгә багышланган  презентация, видео карады. Ленинград блокадасы ил тарихында озакка сузылган һәм фаҗигале вакыйгаларның берсе. Төп-төгәл 871 көн (1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр) дәвам иткән әлеге камалышның кайтавазы бүген дә онытылмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International