Кече Кайбыч авылының “Сандугач” балалар бакчасы тәрбиячеләре китапханәчене кунакка чакырды. Китапханәче апалары нәниләргә бик күп әкият китаплары алып килде. Аның сөйләвеннән балалар үзләре өчен шактый кызыклы яңалыклар ачты: беренче китапханәләр кайчан барлыкка килгән һәм алар ни өчен кирәк, җәмәгать урыннарында үзеңне ничек тотарга... Кечкенәләр шулай ук апалары укыган әкиятләрне зур кызыксыну белән, яратып тыңлады.