«900 көн яшәү өчен көрәш…»

2018 елның 2 феврале, җомга

Кичә Олы Кайбыч авылындагы Галия Кайбицкая исемендәге музейда Ленинградның фашистлардан тулысынча азат ителүенә 74 ел тулу уңаеннан хәтер кичәсе узды.

Әлеге чарада Олы Кайбыч урта мәктәбенең 3 Б сыйныф укучылары, районның Яшь армиячеләр хәрби-патриотик хәрәкәте җитәкчесе, отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева, мәдәният бүлеге Рәмилә Әбләзова катнаштылар.

Чара барышында музей директоры Энҗе Мингалиева Ленинград блокадасы вакытында булган тарихи фактлар, блокада балалары, бер телем икмәкнең никадәрле кадерле булуы хакында хакында сөйләде, өлкәннәргә карата һәрвакыт ихтирамлы булырга өндәде.

Илһам Хөснетдинов үз чыгышында әлеге коточкыч куркыныч, канкойгыч, дәһшәтле елларның илебез кичергән авырлыклар, хәсрәт хакында ачынып сөйләде. Ул үз куллары белән нибары 125 грамм торган блокада ипиен пешереп алып килгән иде.

Чулпан Камалиева бүгенге көндә районыбызда гомер итүче Ленинград блокадасы ветераннары хакында чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International