Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү уздырды.
Район Башлыгына 6 граждан матди ярдәм күрсәтү, социаль ипотекада катнашу, җир участогы бүлеп бирү кебек сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Мондый кабул итүләр һәр атнаның сишәмбе көнендә үткәрелә.