Федоровское авылы “Теремкәй” балалар бакчасының зурлар төркемендә сөйләм үсешенә багышланган дәрес узды. Әлеге дәреснең максаты һәм бурычлары: балаларда Борынгы Рус дәүләте тарихы, рус халкының узган чорлардагы батырлыклары хакында күзаллауларын формалаштыру, кыйссалар геройлары хакында сөйләү, Ватанга карата горурлык, хөрмәт хисләре тәрбияләү.