Олы Подберезье мәктәбеннән язалар

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Олы Подберезье урта мәктәбендә 7-11 сыйныф укучылары өчен Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 74 ел тулу уңаеннан “Батырлыкка йөрәгең белән кагыл” дип аталган батырлык дәресе узды.

Чара барышында укучылар Ленинград явында катнашкан якташлары хакында күп мәгълумат туплады. Моның өчен музей тупланмалары зур ярдәмлек булды. 10 сыйныф укучылары үз чыгышларында эзләү-күзәтү материалларын кулланды. “Йолдыз юнармиячеләре отряды (Анна Харчева, Екатерина Нагоркина, Анна Каретина, Даниил Митрошкин, Анжела Симонова), шулай ук музей экскурсоводлары Анастасия Растворова, Олег Корнилов, Дарья Чекмарева актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International