27 гыйнвар көнне Олы Урсак урта мәктәбенең чаңгы трассасында 5-9, 10-11 сыйныфларда укучы егетләр, кызлар арасында чаңгы буенча шәхси һәм команда беренчелегенә район ярышлары узды.
Ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, 5-9 сыйныф егетләре арасында беренчелеккә Олы Урсак мәктәбеннән Рушан Биктаһиров лаек булды. 2-3 урыннарны исә Брындык мәктәбе укучылары Алмаз Шиһапов һәм Фәнил Ганиев яуладылар.
Кызлар арасында Иске Тәрбит мәктәбе укучысы Нина Николаевага тиңнәр табылмады. Ә 2-3 урыннарга Борындык мәктәбеннән Алсу Шиһапова һәм Адилә Хөснетдиновалар иреште.
10-11 сыйныф укучылары арасында Олы Урсак мәктәбе укучылары Ранис Хәялиев һәм Исламия Кәримова беренчелекне яуладылар. 2-3 урыннарда – Зилмир Гашыйгуллин, Илсур Низаметдинов (Олы Кайбыч урта мәктәбе) һәм Диана Блинова, Диана Иванова (Иске Тәрбит урта мәктәбе).
Гомуми командалар нәтиҗәләре буенча 9 сыйныфлар арасында Борындык мәктәбе җиңү яулады (тренер – Хәмзә Юнысов), 2-3 урыннарда – Олы Подберезье һәм Олы Урсак урта мәктәпләре (тренерлар – Валерий Савинов, Илназ Абдуллин).
11 сыйныфлар арасында исә Олы Урсак урта мәктәбе иң яхшысы булып табылды. 2-3 урыннарга Иске Тәрбит һәм Олы Кайбыч урта мәктәпләре лаек булды (тренерлар – Юрий Зайцев, Ленар Сибгатуллин).