Шушы көннәрдә Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында үзешчән театр коллективлары белән эшләүче мәдәни-агарту учреждениеләре хезмәткәрләре өчен “Актерлык осталыгы һәм сәхнә теле” дигән тема буенча район семинары узды. Семинар барышында Казан театр училищесы укытучысы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Людмила Дьяченко, шулай ук Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Яшьләр театры җитәкчесе һәм баш режиссеры Рөстәм Фәтхуллин дәресләр күрсәтте.
Шул ук көнне Казан театр училищесы студентлары 5-8 һәм 10 сыйныф укучылары өчен А. Хмелик пьесасы буенча куелган “Чиләктән койган кебек яуды яңгыр” дип аталган спектакль күрсәтте.