30 гыйнвар көнне “Эфир” телеканалында күрсәтелүче “Яңа иртә” тапшыруында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең бүлек җитәкчесе Энҗе Мөхәмәтгалиева күчемсез милекне рәсмиләштерүгә кагылышлы яңалыклар хакында чыгыш ясаячак. Үзенең әңгәмәсендә дәүләт теркәүчесе 1 марттан (“дача амнистиясе” срогы озайтылмаган очракта) хокукларны рәсмиләштергәндә объектны эксплуатациягә тапшыру өчен рөхсәт алу кирәк булачагын ассызыклады.
Тапшыруны иртәнге 5.50, 6.50 һәм 7.50 сәгатьләрдә карый аласыз.