27 гыйнвар көнне Шуширмә авылы клубында "Яңа юл” крестьян хуҗалыклары җитештерү кооперативының 2017 еллык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча хисап җыелышы узды. Әлеге җыелышта Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Бүгенге көнгә кадәр кооперативны җитәкләгән Рамил Тимуршин лаеклы ялга китү сәбәпле, үзен эштән азат итүләрен сорап гариза белән мөрәҗәгать итте. Район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аңа күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен юллады һәм Мактау грамотасы тапшырды.
Пайчыларның гомуми җыелышы карары нигезендә хуҗалык рәисе итеп Рәмис Хәйретдинов билгеләнде. Ул 1970 елның 18 июлендә Кайбыч районының Кошман авылында дөньяга килә, бүгенге көндә “СЛ-агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең башкаручы директоры.