27 гыйнвар көнне Казан шәһәрендә 5-11 сыйныф укучылары өчен “Раштуа укулары” дип аталган XVI республика конференциясенең 2нче этабы узды.
Биредә Олы Кайбыч урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары Инсаф Гыйниятуллин һәм Зәринә Маланьева, 7 сыйныфтан Аделия Садыйкова, 10 сыйныфтан Фирүзә Мусина, 11 сыйныфтан Лилия Булатова катнаштылар. Аделия Садыйкова III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде, ә калган катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.