“Тормыш иминлеге нигезләре” курсы буенча ТР Ел укытучысы 2017-2018” республика конкурсының муниципаль этабы узды

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

26 гыйнвар көнне Иске Чәчкаб төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Тормыш иминлеге нигезләре” курсы буенча ТР Ел укытучысы 2017-2018” республика конкурсының муниципаль этабы узды. Биредә агымдагы елның 19 гыйнварында Иске Тәрбит, Надеждино, Кошман, Кече Мәме мәктәпләрендә үткән зона конкурсында җиңүч яулаган укытучылар көч сынашты. Бу көнне алар ачык дәресләр күрсәтте, үзләренең иҗади эшләрен яклады, жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирде. Конкурс ахырында урыннар да билгеләнде. Беренчелеккә Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры – тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Сергей Лазарев лаек булды. 2-3 урыннарны исә Олы Подберезье, Кече Мәме төп гомуми белем бирү мәктәпләреннән Валерий Савинов һәм Сергей Козин яуладылар. Чүти мәктәбе укытучысы Сергей Козлов лауреат булды. Җиңүче конкурсның Тәтеш муниципаль районында узачак зона этабында катнашачак. Уңышлар телибез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International