Шушы көннәрдә Хуҗа Хәсән урта мәктәбе кунаклар кабул итте. Аларның берсе – язучы, Пушкин бүләге лауреаты Илдар Әбүзаров. Ул Татарстанның “Бизнес – онлайн” дип аталган электрон газетында республикабыз тормышын чагылдырган мәкаләләр яза.
Кунаклар мәктәп музеенда булдылар, күргәзмә, шулай ук укучыларның уңышлары белән кызыксындылар.