Кече Мәме авыл җирлеге Башлыгы Елена Алексеева, ветераннар Советы рәисе Нина Дунаева, фельдшер Мәүлия Туралаева авылның бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Ершовны 92 яшьлек гомер бәйрәме – туган көне белән котладылар. Ветеран бүгенге көндә балалары, онык - оныкчыклары янәшәсендә, аларның яратуын, ихтирамын тоеп яши.
Саубуллашкан вакытта үзен котларга, хәлен белешергә килгән кунакларга шатлыклы күз яшьләре аша рәхмәт сүзләрен җиткерде. Кешенең игътибары, ихтирамы бер генә бүхләк белән дә тиңләшә алмый, диде ул үзен онытмаганнарына, хөрмәт күрсәткәннәренә сөенеп. Кунаклар исә ветеранга ныклы сәламәтлек, иминлек теләде, җирдәге тынычлык өчен көрәшкәне, батырлыклары өчен зур рәхмәт белдерде.