25 гыйнвар көнне Свияжск утрау-шәһәренең музей-тыюлыгында “Россиядә Гражданнар сугышы һәм 1917 елгы революциянең авыр мирасы: фикерләүнең актуаль юллары һәм методлары” темасына мәгълуматый – методик семинар узды.
Шул уңайдан Кайбыч муниципаль районының китапханәчеләр коллективы һәм Галия Кайбицкая исемендәге музей хезмәткәрләре Свияжск утрау-шәһәренең музей – тыюлыгында булып кайтты. Биредә фәнни-методик, мәгариф, туган якны өйрәнү кебек темаларга багышланган чаралар циклы оештырылды.