Кайбыч муниципаль район Советның оештыру бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Эльмира Сафина билгеләнде.
Эльмира Равил кызы Сафина 1986 елның 19 августында ТР Апас районы Кошман авылында дөньяга килә.
1993 елда Кошман урта мәктәбенә укырга керә, аны 2003 елда тәмамлый.
Шул ук елны Яшел Үзән шәһәренең суднолар төзү техникумында “Правовед” белгечлеге буенча белем ала. Аны тәмамлагач, Эшлекле карьера институтында “Юрист” белгечлеген үзләштерә.
2008 елдан бүгенге көнгә кадәр Кайбыч муниципаль районының Галия Кайбицкая исемендәге музейның фондлар саклаучысы булып хезмәт куя.
2018 елның гыйнвар аенда Кайбыч муниципаль район Советның оештыру бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә.