Кайбыч муниципаль районының Кече Кайбыч авылында гомер кичерүче Мәдинә Кәлимуллина 80 яшьлек юбилеен каршылады.
Әлеге уңайдан аны Кайбыч муниципаль район Башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова һәм Ябалак авылы җирлеге Башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина котладылар. Фәния Петухова юбилярга район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын тапшырды һәм ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы теләде.