Кайбыч районында “Халкым хәзинәсе” дип исемләнгән фестиваль-конкурска старт бирелде.
Район мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган әлеге фестивальдә авыллардагы мәдәни учакларының үзешчән фольклор коллективлары катнаша. Халык фестиваленең максаты – бүгенге тормышта һәм җәмгыять мәдәниятендә фольклор традицияләренең ролен һәм әһәмиятен үстерү. Конкурс ике этапта уза. Сайлап алу турларына фестивальнең оештыру комитеты чыга. Беренче турны уңышлы үткән коллективларны район мәдәният йортына финалга чакырачаклар.
Фестиваль 28 гыйнвардан 28 февраль аралыгында узачак. Җиңүчеләрне билгеләү, бүләкләү тантанасы Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында булачак.
Бу хакта тулырак мәгълумат белән район рәсми сайтының рус телле бүлегендә таныша аласыз.