Колаңгы мәктәбе укучылары ялгыз әбигә ярдәм итте

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

24 гыйнвар көнне Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучылары, класс җитәкчеләре Р. Мөхәмәтҗанова белән бергә, Колаңгы тимер юл станициясе авылында ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге Зина Козлова янына барып, хәлләрен белеште. Балалар әбинең йорты ишегалдындагы, капка төбендәге карларын көрәде, сәламәтлеге белән кызыксынды. Әби укучыларны әлеге игелекле гамәлләреннән бик канәгать булып, рәхмәт әйтеп озатып калды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International