24 гыйнвар көнне Хуҗа Хәсән авылы китапханәсендә “Лев Толстой – балаларга” дип аталган әдәби викторина узды. Китапханәче балаларга “Арыслан һәм көчек”, “балалар өчен табигать турында хикәяләр” һәм башка кызыклы китаплар авторы, язучы Лев Толстой биографиясе белән таныштырды. Шулай ук “Лев Толстой һәм Казан төбәге” дип аталган китаплар күргәзмәсе оештырылган иде. Соңыннан балалар викторина сорауларына җавап бирделәр.