Ульянково авылы китапханәсе “Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз” акциясенә кушылды.
Методист Е. Стерякова китапханә фондындагы әлеге темага кагылышлы китапларны барлады. Акциянең төп этабы агымдагы елның 2 февралендә узачак. Бу көнне китапханәдә Бөек Ватан сугышы партизаннары, разведчиклары хакында бәян ителгән иң яхшы китаплар укылачак.