23 гыйнвар көнне Олы Кайбыч авылындагы “Салават күпере” спорт һәм сәламәтләндерү комплексында яшь гаиләләр конкурс-фестивале узды. Татарстан Республикасы аграр яшьләр оешмасы һәм Кайбыч муниципаль район Советы оештырган әлеге фестивальдә районыбыздан 5 күркәм гаилә катнашты: Олы Кайбыч авылыннан Рәмилә һәм Рамил Миңнуллиннар, Хуҗа Хәсән авылыннан Эльза һәм Аркадий Орловлар, Надеждино авылыннан Римма һәм Виктор Мухиннар, Кошман авылыннан Алинә һәм Айдар Насретдиновлар, шул ук авылдан Гөлнара һәм Шамил Хикмәтуллиннар. Төрле ярышларда көч сынашты алар.Бәйрәм ахырында һәр гаилә төрле номинациядә җиңү яулады.
Насретдиновлар гаиләсе - “иң яхшы спорт гаиләсе”, Хикмәтуллиннар гаиләсе – “иң иҗади гаилә”, Мухиннар гаиләсе – “иң тату гаилә”, Орловлар гаиләсе – “иң кунакчыл гаилә” титулларына лаек булдылар. Ә абсолют җиңүче исемен Миңнуллиннар гаиләсе яулады, шулай ук “иң күңелле гаилә” буларак танылды алар.
Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин фестивальдә катнашучыларны, тамашачыларны, килгән кунакларны әлеге гаилә бәйрәме белән котлады, фестивальне оештыручы Рушан Сайрановка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Башкала кунаклары – яшь җырчылар Гүзәлем һәм Салават Миңнехановларның дәртле җырлары фестивальгә аеруча ямь, онытылмас матур мизгелләр бүләк итте.