3 февраль көнне Мәлки авылының күпфункцияле үзәгендә милли көрәш буенча шәхси һәм командалар беренчелегенә турнир узачак. Интернационал сугышчы Валерий Волков истәлегенә оештырылган әлеге турнирда үсмер егетләр һәм 2 категориядәге авырлыкта ир-атлар көч сынашачак.