Салкын кыш айларында кошларга ризык табу бик авырга туры килә. Иске Чәчкаб балалар бакчасы тәрбиячеләре кошларга ярдәм итәргә уйлады - балалар , әти- әниләр ярдәме белән алар өчен җимлекләр ясадылар.
Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларга шуны өйрәтү – һәр өлкән кешенең бурычы. Һәрберебез кошларга аз гына булса да өлеш чыгарса, алар кышны җиңелрәк уздырыр иде.