Бадминтон буенча район беренчелегенә ярышлар узды

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Олы Кайбыч авылындагы “Салават күпере” спорт һәм сәламәтләндерү комплексында район спартакиадасы кысаларында чираттагы ярышлар узды. Әлеге ярышларда 13 мәктәптән барлыгы 100 укучы катнашты. Бу көнне 15 яшькә кадәрге үсмер егетләр, кызлар арасында бадминтон буенча иң яхшы спортчылар һәм командалар ачыкланды. Ярышларның тантаналы ачылуында Татарстан Республикасының бадминтон Федерациясе вице – президенты, спорт мастеры Павел Фомин да катнашты.

Ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, Борындык һәм Федоровское мәктәпләре укучылары үзләрен югары дәрәҗәдә күрсәтеп, командалар арасында 1-2 урыннарны яулады, 3 урынга исә Олы Кайбыч урта мәктәбенең җыелма командасы лаек булды. Шәхси беренчелектә исә призлы урыннар түбәндәге рәвештә билгеләнде: 2004-2008 елгы категориядә кызлар арасында пъедесталның һәр баскычына Борындык мәктәбе укучылары Гүзәл Хәйруллина, Диана Гобәйдуллина һәм Альбина Шиһапова менделәр; егетләр арасында Руслан Төхбәтуллин (Федоровское урта мәктәбе), Рияз Гыймадиев (Борындык) һәм Максим Ситнов (Федоровское) иң яхшылар дип танылдылар. 2009 елгы һәм аннан да кечерәк яшь категориясе буенча кызлар арасында Резеда Гарәфиева (Борындык), Азалия Сибгатуллина (Бәрлебаш), Полина Алексеева (Федоровское) җиңүче исеменә лаек булдылар. Әлеге категориядә егетләр арасында Федоровское урта мәктәбеннән Никита Алексеев, Григорий Вавилов һәм Илья Попов 1-2, 4 урыннар яулады, ә Олы Кайбыч урта мәктәбе укучысы Әмир Сабирҗанов 3 урынга иреште.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International