"Кайбыч муниципаль районы Ел укытучысы" конкурсының зона этабы узды

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

19 гыйнвар көнне Иске Тәрбит урта мәктәбе базасында “Ел укытучысы”  конкурсының зона этабы узды. “Тормыш иминлеге нигезләре” курсы буенча оештырылган әлеге конкурста Хуҗа Хәсән урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Альберт Перепелкин катнашып, 3 урынга лаек булды.

Укытучылар, курс программасын гамәлгә кертү өчен инновацион юнәлешләр кулланып, ачык дәрес күрсәтте, үзләренең иҗади эшләрен тәкъдир итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International