Олы Кайбыч авылындагы “Салават күпере” спорт һәм сәламәтләндерү комплексында 2002 елгы, аннан да яшьрәк үсмер егетләр һәм кызлар командалары арасында мини-футбол буенча сайлап алу ярышлары узды. Ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, үсмерләр арасында Иске Чәчкаб төп гомуми белем бирү мәктәбенең яшь футболчылары (тренер – И. Хәсәнов) җиңүче исеменә лаек булды. 2-3 урыннарда исә Федоровское һәм Олы Кайбыч урта мәктәпләре командалары (тренерлар – Ю. Григорьев, И. Вәлиуллин). Кызлар арасында Иске Тәрбит урта мәктәбенең җыелма командасы иң яхшысы дип табылды (тренер – Ю. Зайцев). Борындык һәм Мәлки төп гомуми белем бирү мәктәпләре кызлары 2-3 урыннарны яулады (тренерлар – Х. Юнысов, А. Галкин).