"Теремкәй" балалар бакчасыннан язалар

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

"Менә шәп! Урамда җиңелчә салкын һәм кар! Беркемгә дә сер түгел, балаларның физик яктан үсешен арттыру, сәламәтлекләрен ныгыту өчен саф һавада мөмкин кадәр күбрәк вакыт уздыру мөһим. Ә инде салкын һава файдалы булсын өчен балалар күбрәк хәрәкәтләнергә шөгыльләнергә тиеш. Урамда балалар өчен бик күп уеннар оештырырга мөмкин. Федоровское авылының “Теремкәй” балалар бакчасы тәрбиячеләре нәниләрнең урамдагы вакытларын кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы уздырырга тырыша. Алар белән хәрәкәтле уеннар уйныйлар, туп тибәләр, шулай ук хоккей уены да читтә калмый. Балалар нәни көрәкләр белән сукмактагы карны көри, кардан йортлар, лабиринтлар төзи". 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International