Яшь гаиләләр фестиваленә чакырабыз

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы аграр яшьләр оешмасы һәм Кайбыч муниципаль район Советы яшь гаиләләр фестивале оештыра. Әлеге фестиваль-конкурс 23 гыйнвар көнне 14.00 сәгатьтә Олы Кайбыч авылында “Салават күпере” спорт һәм сәламәтләндерү комплексында узачак. Чарада башкалабыз Казаннан яшь җырчылар Гүзәлем һәм Салават Миңнехановларның да катнашуы көтелә.

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызның да фестивальдә көтеп калабыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International