Район мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы узды

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Кичә Кайбыч районы мөхтәсибәтендә чираттагы имам-хатиблар җыелышы үткәрелде. Чара барышында район имам-хатибы Дамир хәзрәт мөхтәсибәтнең еллык эшчәнлегенә йомгак ясады. Шулай ук биредә дини дәресләр үткәрү көннәре билгеләнде, балалар өчен спорт ярышлары оештыру хакында фикер алышынды, тәкъдимнәр әйтелде, район янгын куркынычсызлыгы бүлеге вәкиленең дә чыгышы тыңланды.

Җыелышта Кайбыч муниципаль район Башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International