Кичә Олы Подберезье урта мәктәбендә укыту-методик эшләр буенча директор урынбасарларының район семинары узды. Семинарда катнашучылар мәктәпнең тарих укытучысы Л. Горбунова тарафыннан 8 сыйныф укучылары белән җәмгыять белеме фәне буенча ачык дәрестә катнашты. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Е. Тамбова “Рус теле фәне буенча бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек кысаларында 11 сыйныф укучылары белән эшләү үзенчәлекләре” темасы буенча дәрес күрсәтелде.
Түгәрәк өстәл барышында мәктәп директоры Ф. Биктимерова укучылар белән дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек барышы белән таныштырды.