17 гыйнвар көнне Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясенең “Академия” концертлар залында “ТР яшьләр һәм спорт эшләре буенча Министрлыкның 2017 елдагы эшчәнлегенә йомгак һәм 2018 елга бурычлары” темасы буенча Министрлыкның киңәйтелгән утырышы узды.
Әлеге киңәшмәдә Кайбыч муниципаль районыннан Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Юрий Михайлов, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин катнашты.