Безнең юбиляр

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Кайбыч районы Мәлки авылында туып-үсеп, шунда гомер кичергән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче Василий Метачкин 90 яшьлек юбилеен каршылады.

Әлеге уңайдан Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов юбилярга ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм тынычлык теләп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Котлау хатларын һәм истәлекле бүләк тапшырды, ихлас, җылы теләкләрен юллады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International