13 гыйнвар көнне Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә керәшен халык җырларын башкаручы яшьләр арасында “Туым җондызы” – “Рождественская звезда” фестиваль - конкурсның унынчы юбилей гала-концерты узды.
Конкурсның максаты – керәшен музыкаль иҗатын саклау һәм пропагандалау, халык җырларын башкаручы үзенчәлекле ансамбльләр һәм солистларны ачыклау.
Әлеге конкурста шулай ук Кайбыч муниципаль районының “Инешкәй”, “Яшь сәүдияр”, “Багалма” фольклор ансамбльләре (җитәкчеләре – Светлана Бартязова, Любовь Тимофеева, Надежда Ермолаева), шулай ук Олы Кайбыч урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Никита Русов (җитәкчесе – Фаилә Миһаҗева) та чыгыш ясап, лауреат исеменә лаек булды.