Район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Тәслимә Әбелхәерова 50 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы эш һәм мәшгульлек, социаль яклау Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аны әлеге гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен юллады,күпьеллык тырыш хезмәте, һөнәри осталыгы өчен рәхмәтен белдерде.