Инде менә Яңа ел каникуллары да төгәлләнде һәм яшел чибәркәй – чыршыны урманга озатырга да вакыт җитте. Олы Подберезье авылының “Каенкай” балалар бакчасы нәниләре кабат чыршы тирәли әйләнеп, төрле уеннар уйнады, бәйрәмгә багышланган җырлар җырлады. Гүзәл чыршыны бүләкләр белән бизәргә дә онытмады алар.