Ульянково авылының “Кояшкай” балалар бакчасының зурлар төркеме нәниләре “Непоседа” журналы белән танышты. Әлеге кызыклы, якты төсләргә бай әдәби-нәфис балалар журналын кечкенәләр дә, аларның әти-әниләре дә яратып укый. Тәрбияче Галина Кашарина төрле мавыктыргыч язмалар, табышмаклар, рәсемнәр, өстәл уеннары, кроссвордлар белән бизәлгән журналның ничек ясалышы белән таныштырды.